«Китапханә – белем мәгарәсе» дип исемләнгән китап бәйрәме (6+)

20 октябрь көнне 12 нче санлы татар китапханәсе Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия китапханәсе белән берлектә кече яшьтәге китап укучылар өчен «Китапханә – белем мәгарәсе» дип аталган китап бәйрәме уздырды.
Чара барышында китапханәчеләр китапка бәйле кызыклы фактлар белән таныштырды, китапханәләр тарихы, Бөек Болгар, Алтын Урда чорларындагы китапханәләр, беренче татар китабы турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләде. Балаларга республикабызның Милли китапханәсе турында мәгълүмат бирелде, «Меңъеллык акыл хәзинәсе» дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. 
Гимназия укучылары китапка багышланган әдәби композиция белән чыгыш ясадылар. Кичә ахырында мәктәп директоры Гарифуллин Айдар Хәкимҗан улы татар халкының элек-электәнүк укымышлы, китапка хөрмәте зур булуын ассызыклады. Бәйрәмгә килгән һәр укучыга бүләккә китап тапшырылды. Китапханәчеләр ,китапсыз халык тарихсыз халыкка әйләнә, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелә, дигән сүзләр белән кичәне тәмамлады.

P.S. «ҮКС» МБУнең Yandex Zen каналы https://zen.yandex.ru/id/5f8993692a21f85e77fd1a6e

Поделиться: