«Кешеләргә ышанасы килә…» Шагыйрә Илсөяр Иксанова белән очрашу (12+)
21 ноябрь көнне 13.00 сәгатьтә шәһәребез Үзәк китапханәсе күренекле шагыйрә, журналист, С.Сөләйманова, Һ.Такташ әдәби премияләре лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илсөяр Иксанова белән очрашу оештыра. Илсөяр Иксанова – «Ышанасы килә» (1991 ел), «Кышкы канәферләр» (1999 ел), «Син – язган язмышым» (2003 ел), «Кырык кыл» (2008 ел) дип исемләнгән шигырьләр җыентыклары авторы. Шигырьләренең төп нигезен кеше язмышы, хатын-кыз гаме, гаилә, мәхәббәт турында фәлсәфи уйланулар, күңел кичерешләре тәшкил итә, алар хисләрнең ихласлыгы, беркадәр моңсу-сагышлы аһәңе һәм тел бизәкләренең муллыгы белән укучыны җәлеп итә. Автор шулай ук чәчмә әсәрләр – хикәяләр дә яза. «Балан чәчәге» исемле китабында төрле елларда иҗат ителгән повесть-хикәяләре, «Сөюләрем сине хак минем» исемле телевизион фильм өчен сценарие, «Әбиләр сабагы» дигән эссесы туплап бирелгән. Әсәрләре җитди-фәлсәфи эчтәлеге һәм теленең шигърилеге белән аерылып тора. Кичә концерт номерлары, Илсөяр Иксанова сүзләренә иҗат ителгән җырлар белән үрелеп барачак. Авторның күңел дәрьясыннан ургып чыккан моң-хисләрен чагылдырган барлык яңгыраган шигырьләр, җырлар тамашачылар күңелендә үз урынын алыр, якты истәлек булып кереп калыр, дип ышанасы килә. |