«Күңелле китаплар карнавалы» Яңа ел бәйрәме чаралары (0+)

14 нче санлы китапханәдә ел саен балалар һәм өлкәннәр өчен Яңа ел бәйрәме чаралары уза. Һәр елның декабрь аенда монда бәйрәм рухы хөкем сөрә. Китапханә заллары бәйрәмчә бизәлә, китап күргәзмәләре әзерләнә, анда Яңа елны каршылау турында файдалы киңәшләр табарга була. Күргәзмәдәге китаплар укучыларга көтеп алган бәйрәмнең килеп чыгышы һәм гореф-гадәтләре турында бәян итә.

10 декабрь көнне иң нәни китап сөюче дусларыбыз өчен «Күңелле китаплар карнавалы» дип аталган бәйрәм чарасы үткәрелде. «Яңа ел тылсымы» сюрприз-күргәзмәсе балаларны Яңа ел чыршысы һәм чыршы уенчыклары тарихы белән таныштырды.

doI8Bpahu3k
LKhM5EXnhYQ
GT7EWRdpIzk
4doj1S0UmcA
9fA9vq_fM2U

Яшь китап сөючеләр Кыш Бабай һәм Кар Кызының ничек итеп Яңа елның төп тылсымчыларына әверелүе турында белде. Балалар язучылар, шагыйрьләр һәм әкиятчеләрнең кышкы сүзләр һәм гыйбарәләр ярдәмендә гаҗәеп кышкы сурәтләр тудырган шигырьләре, әкиятләре һәм хикәяләре белән танышты. Г.Скребицкийның «В зимнюю стужу» һәм З.Топелиусның «Зимняя сказка» китапларыннан өзекләр укылды.

Яшь китап укучылар бик мавыгып табышмаклар чиште, «Яңа ел серпантины», «Бозлы табышмаклар», «Чыршыда нәрсә булмый», «Карлы карусель» кебек уеннарда катнашты. «Китапсылу һәм аның дуслары» клубына йөрүче яраткан нәни укучыларыбыз, Театр елы белән саубуллашып, «Шалкан» әкиятен сәхнәләштереп күрсәтте, «В лесу родилась ёлочка» җырын башкарды.

Чара «Простоквашинода кыш» мультфильмын карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: