«Игорь Акимушкинның хайваннар дөньясында» Калейдоскоп (6+)

20 май көнне 22 санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен язучы-натуралист, галим-биологның юбилее уңаеннан «Игорь Акимушкинның хайваннар дөньясында» исемле калейдоскоп узды.

IMG_6774
IMG_6788
IMG_6791
IMG_6807
IMG_6783

Чара барышында яшь китап сөючеләр Игорь Акимушкинның тормыш юлы һәм гаҗәеп әсәрләре белән танышты. Язучының 96 фәнни-нәфис, фәнни-популяр һәм хайваннар турындагы балалар өчен китаплары барлыгы, аның хөрмәтенә кальмарның бер төрен атаулары, ә әсәрләрендә фәнни тасвирлау сәнгатьчә бәян итү белән үрелеп баруы турында белде. Балалар Игорь Ивановичның «Животные строители», «Кто без крыльев летает», «В мире животных» кебек танып белү китаплары битләре буенча сәяхәт итеп, әйләнә-тирәбездәге табигать хакында бик күп кызыклы мәгълүматлар алды. Катнашучылар шулай ук И.Акимушкин китап геройлары турында табышмаклар чиште, «Кемнең борыны кыяр сыман?», «Кемнең теле гәүдәсенә караганда озынрак?» дип исемләнгән аудиокитапларны тыңлады һәм карады. Балалар «Планета буенча күршеләр» әдәби викторинасында да бик актив катнашты. Табигать ул – мавыктыргыч, серләр һәм табышмаклар белән тулы тере тел. Ә Иujhь Акимушкин аны танып белергә, аның күптөрле якларын кабул итәргә өнди.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: