«Һөнәрләр калейдоскобы» Уен программасы (0+)

15 гыйнвар көнне 17 нче санлы китапханәдә 64 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Һөнәрләр калейдоскобы» исемле уен программасы узды.

20200115_101358
20200115_095658
20200115_095948

Китапханәче белән бергә балалар мавыктыргыч һөнәрләр дөньясына сәяхәт кылды. Яшь китап сөючеләр А. Барто, С. Михалков, В. Маяковский, Г. Ладонщиков, Д. Родариларның шигырьләре ярдәмендә һөнәрләрнең кирәкле-кирәксезгә бүленмәве – аларның барысы да мөһим һәм һәрберсенең кешеләргә файда китерүе турында белде. Балалар «Һөнәрләр аукционы»нда катнашты, шулай ук билгеле бер һөнәр ияләренә караган әйберләрне танып, «Гаҗәеп сандык»ның серен ачты. Һөнәрләр турында алган белемнәрен исә «Мине аңла» бәйгесендә катнашып ныгыттылар. Анда пантомима буенча кайсы һөнәр турында сүз баруын ачыкладылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: