«Һөнәрләр калейдоскобы» Уен программасы (0+)
15
Гыйнвар 2020
Чәршәмбе
15 гыйнвар көнне 17 нче санлы китапханәдә 64 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Һөнәрләр калейдоскобы» исемле уен программасы узды. Китапханәче белән бергә балалар мавыктыргыч һөнәрләр дөньясына сәяхәт кылды. Яшь китап сөючеләр А. Барто, С. Михалков, В. Маяковский, Г. Ладонщиков, Д. Родариларның шигырьләре ярдәмендә һөнәрләрнең кирәкле-кирәксезгә бүленмәве – аларның барысы да мөһим һәм һәрберсенең кешеләргә файда китерүе турында белде. Балалар «Һөнәрләр аукционы»нда катнашты, шулай ук билгеле бер һөнәр ияләренә караган әйберләрне танып, «Гаҗәеп сандык»ның серен ачты. Һөнәрләр турында алган белемнәрен исә «Мине аңла» бәйгесендә катнашып ныгыттылар. Анда пантомима буенча кайсы һөнәр турында сүз баруын ачыкладылар. |