Психолог белән очрашу. «ЮК» дип әйтергә өйрәнәбез (6+) (+ВИДЕО)
24
Сентябрь 2020
Пәнҗешәмбе
Социаль даирәдә яшүсмерләргә үз-үзен табу өчен үзендә уңышка ирешү юлына илтүче сыйфатларны үстерергә кирәк. Кайчак кырыс тәрбия, кирәгеннән артык оялчанлык һәм тыйнаклык әлеге юлда тоткарлыклар һәм уза алмаслык киртәләргә әверелергә мөмкин. «Үсеш лабораториясе» программасы кысаларында шәһәр Үзәк китапханәсенең Балалар һәм яшүсмерләр бүлеге психолог белән очрашулар үткәрүне дәвам итә. Бүгенге әңгәмәдә безнең «юк» дип әйтә белмәвебез һәм шуның нәтиҗәсендә тормышта кыенлыкларга дучар булуыбыз турында сүз алып барыла. Кешене үпкәләтмичә, дөрес итеп ничек кире кагарга өйрәнергә? Бу турыда киңәшләре белән хисләр өлкәсе белгече Римма Мидхәт кызы Сөбханколова уртаклаша. |