Әдәби марафонга Россиянең төрле почмакларыннан көннән-көн күбрәк кеше кушыла (0+)

Бесплатно

13 апрель көнне Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Чаллы шәһәре мәдәният идарәсе ярдәме белән ВКонтакте һәм Instagram социаль челтәрләрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган  #ЧелнычитаютТукая #ЧаллыТукайныукый әдәби марафонын башлап җибәрде.

Бүгенге көндә (20.04.2020) Флешмобка Россиянең төрле почмакларыннан – Мәскәү, Түбән Новгород өлкәсе, Мари иле, Чуаш республикасы, Татарстанның Чаллы, Казан, Алабуга, Түбән Кама, Зәй, Минзәлә шәһәрләре, Актаныш, Тукай, Сарман, Мөслим районнарыннан 300 дән артык кеше кушылды.

Флешмобта катнашучылар рус, татар, инглиз телләрендә Габдулла Тукайның әсәрләрен укыды, шулай ук бөек шагыйрьнең сүзләренә язылган җырларны башкарды.

Әлеге флешмобның үзенчәлекле бер ягы – катнашучыларының төрле яшьтә, төрле һөнәр ияләре, төрле милләт кешесе булуында. Бу чарага, беренче чиратта, чаллылар кушылды: алар арасында Чаллы татар драма театры артистлары Имамова Миләүшә, Садыйкова Чулпан, Энҗе Шиһапова, Алсу Хәбетдинова, Чаллы циркы артисты Светлана Әхмәтҗанова, җырчы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины Гөлзада Разаева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Равил Галиев, Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина, җырчылар Наил Әнәсов, Илгизәр Мортазин, автор-башкаручы Зөлфия Җиһан, татар эстрадасы артистлары Алинә һәм Динә Гарифуллиналар, язучылар Факил Сафин, Рушания Гыйләҗева, Разиф Дәүләт, Картиналар галереясы, Туган як тарихы музее хезмәткәрләре, китапханәчеләр һәм башка бик күп шәһәрдәшләребез. 

Сарман районыннан флешмобта катнашкан 101 яшьлек Шакирова Мәйсәрә Шакир кызын аерым билгеләп үтәсебез килә. Ул Г.Тукайның «Туган тел» шигырен укыды. 

Интернет киңлекләре флешмобта Россиянең төрле өлкәләрендә яшәүчеләргә катнашырга мөмкинлек бирде. Мәсәлән, мәскәүле Садекова Динара Габдулла Тукайның «Ана догасы» («Молитва матери») шигырен укып үтте, Йошкар-Оладан Валентина Лисина исә күңеле белән һәрвакыт чаллылы булып калуын искәртеп узды, чөнки кайчандыр Чаллының 15 нче санлы Балалар иҗат йортында эшләгән. Ул Габдулла Тукайның «Театр» шигырен укыды.

Бөек шагыйребезнең туган көне уңаеннан үткәрелүче #ЧелнычитаютТукая#ЧаллыТукайныукый әдәби флешмоб 26 апрельгә кадәр дәвам итә.

Флешмобның төп хештэглары: #ЧелнычитаютТукая#ЧаллыТукайныукый#ТукайлыЧаллы#ЧитаемТукая#КультурныеЧелны#БиблиотекиЧелнов#100летТАССР

Катнашучыларның географиясе: Чаллы – 61.57%, Казан – 8,45%, Алабуга – 3,37%, Актаныш – 3,07%, башка шәһәрләр – 23, 54%.

Поделиться: