«Ул мәхәббәтне язды» Дж. Остинның тууына 250 ел (0+)

Джейн Остин (1775 елның 16 декабре — 1817 елның 18 июле) инглиз язучысы, инглиз әдәбияты тарихында иң танылган һәм популяр хатын-кыз язучыларның берсе. Остин үзенең югарыдагылар җәмгыяте турындагы романнары һәм аларны тәнкыйтьләве, үткен ирония белән язу стиле, персонажларның төгәл диалогларын һәм характерларын төзи белүе белән таныла. Барлык әсәрләре дә әлегә кадәр актуаль һәм ике гасыр узгач та популяр булып кала.
Джейн Хэмпшир графлыгында Стивентонда рухани гаиләсендә бишенче бала булып туа  (ике кыз һәм дүрт малай булалар). Өйдә бик яхшы белем ала, укырга ярата, бу исә аның әдәби сәләтен үстерергә ярдәм итә. Яшүсмер вакытында ук романнар яза башлый. 
Остин иҗатында ике чор була: башлангыч чор әсәрләре — нигездә шул заман романнарына пародияләр, һәм төп — аңа танылу алып килгән әсәрләрен иҗат итү чоры.
Аның язган алты төп романы инглиз әдәбияты классикасына әйләнә:
«Гордость и предубеждение», «Разум и чувства», «Эмма», «Мэнсфилд-Парк», «Нортенгерское аббатство», «Парк Уисдом-де Вуд».
Джейн Остин кияүгә чыкмый, 41 яшендә авырып вафат була, әмма үзеннән соң бик зур әдәби мирас калдыра. 

Поделиться: