Муса Җәлилнең 115 еллыгына. Анонс! (6+)

25 февраль көнне 13.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган «Бар җырымны илгә багышладым» дигән әдәби-музыкаль кичә узачак. 
Очрашуда шәһәребез язучылары Факил Сафин, Лилия Гыйбадуллина, Рушания Гыйләҗевалар катнашачак. Чара барышында «Песенный край  – Татарстан // Моңлы ягым – Татарстан» III Төбәк шигырь укучылар бәйгесе җиңүчеләре чыгыш ясаячак. 
Кичә дәвамында ТР Милли архивыннан һәм ТР тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивыннан кайтарылган документларның күчермәләре: шагыйрьнең фронтта язган хатлары (1943), М.Җәлиловның кадрлар бүлегеннән шәхси кәгазе (1939) һ.б.лар белән танышырга уникаль мөмкинлек булачак.
Шулай ук шагыйрь Муса Җәлил көрәшкән Икенче Удар армиясенең Волхов урманнарында сугыш барган урыннарда табылган экспонатлар тәкъдим ителәчәк. Алар 1990 елның җәендә Новгород өлкәсе Мясной Бор авылы яныннан (Үлем Үзәненнән) алып кайтылды. 

 

 

Поделиться: