«Туган ягым гүзәллеге» бәйгесен уздыру вакыты һәм этапларында үзгәрешләр бар (0+)

Чаллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 2020  елның 7 сентябреннән 30 октябренә кадәр «Туган ягым гүзәллеге» шәһәркүләм иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра. 

Бәйгенең төп максаты – туган якның мәдәни кыйммәтләре белән кызыксынуны үстерү. Автор эшләре – бәйгенең темасына ярашлы, теләсә кайсы материалдан (ватман, катыргы һ.б.) табигый материаллар кулланып башкарылган кул эшләре: теләсә кайсы сәнгать техникасында ясалган рәсем һәм аппликацияләр кабул ителә.

Бәйгедә 3 яшьтән алып 15 яшькәчә балалар катнаша ала. 

Гаризалар һәм эшләр 2020 елның 7 сентябреннән 30 октябренә кадәр Низаметдинов урамы, 9,  (15/ХХ) 37 нче фатир адресы буенча 3 нче санлы китапханәдә кабул ителә.  

Белешмәләр өчен телефон: 34 72 16; e-mail: library_3@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: