IV Бөтенроссия милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләр бәйгесе

Әлеге бәйге Россия Федерациясенең күпмилләтле халкының гомумроссия гражданлык үзаңын һәм рухи бердәмлеген ныгытуга, милләтара мөнәсәбәтләрдә гармония булдыру, шулай ук Россия халыкларының этномәдәни күптөрлелеген саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән иң яхшы тәҗрибәләргә киләчәктә булышлык итү һәм арттыру өчен кызыклы һәм перспективалы идеяләрне ачыклау максатыннан оештырылган.  
2021 елның 1 октябренә кадәр РФ гражданнары, дәүләт хакимияте органнары, коммерцияле булмаган һәм коммерцияле оешмалар бәйге комиссиясенә үз проектларын биш номинациянең берсе буенча җибәрә ала:

— социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмалар һәм инициативалы төркемнәрнең милләтара мөнәсәбәтләрдә гармония булдыру өлкәсендә иң яхшы проектлары;
— социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмалар һәм инициативалы төркемнәрнең Россия Федерациясе халыкларының милли телләрне, мәдәниятләрне, гореф-гадәтләрне саклауга юнәлдерелгән иң яхшы проектлары;
— милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт хакимияте органнарының иң яхшы тәҗрибәләре;
— муниципаль, төбәк һәм гомумроссия дәрәҗәсендәге бюджет учреждениеләре, Халыклар дуслыгы йортлары һәм Милләтләр йортларының иң яхшы тәҗрибәләре;
— милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә проектларны тормышка ашыручы коммерцияле оешмаларның иң яхшы тәҗрибәләре.

Бәйгегә гаризаны милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә чыганаклар үзәге сайтында бәйгенең рәсми битендә тапшырырга кирәк. Анда бәйге турында барлык актуаль мәгълүматны табарга мөмкин.

Поделиться: