«Иң яхшысын укырга вакыт»: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз» Республика акциясенә йомгак ясалды (6+)
«Иң яхшысын укырга вакыт»: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз» Республика акциясе тәмам. Ул 6 март – Бөтендөнья кычкырып уку көнендә Республика балалар китапханәсенең фәнни-методик бүлеге башлангычы белән үткәрелде. Балалар һәм яшүсмерләр китапханәләрендә А.Алиш исемендәге премия лауреаты булган язучыларның әсәрләрен кычкырып укулар узды. 6 март көнне »Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ әлеге акциягә кушылды. Китапханә филиалларына, акциянең муниципаль этабын оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Акциядә катнашучылар барысы да Катнашучы сертификаты алды. Акциядә катнашу турында хисап. Бөтендөнья Уку көнендә китапханәләрдә танылган татар язучыларының повестьлары, хикәяләре, әкиятләре, шигырьләре яңгырады. Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин, Фәнис Яруллин, Рафис Корбан, Хәкимҗан Халиков, Ләбиб Лерон, Ленар Шәех, Йолдыз Шәрәпова, Рәшит Бәшәр, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Факил Сафин, Нәкыйп Каштаннарның әсәрләре аеруча популяр булды. Акциянең нәтиҗәләре турында тулырак укыгыз. |