Китап театры» төбәк бәйгесе нәтиҗәләре (12+)

15 май көнне Үзәк китапханәдә иң яхшы әдәби әсәрне сәхнәләштерү видеосына «Китап театры» дип аталган төбәк бәйгесенә йомгак ясалды.

IMG_20190515_135512
IMG_20190515_140301
IMG_20190515_135559 (1)

Бәйгедә Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Зәй шәһәрләреннән мәктәп укучылары һәм студентлар катнашты. Алар үзләренең актерлык осталыгы белән бергә оператор, режиссерлык күнекмәләренә дә ия булуларын күрсәтте. Катнашучыларга бәйгегә әзерләнергә ярдәм иткән укытучылар да зур эш башкарган.  Бәйгедә А. С. Пушкин, Н. В. Гоголь, Ф. М. Достоевский, У. Шекспир, Г. Кутуй һ.б.ларның әсәрләреннән өзекләр буенча роликлар катнашты. Эшләрне жюри составында булган Чаллы картиналар галереясы фәнни хезмәткәре М.И.Мингалеев, шәһәр Үзәк китапханәсенең белешмә-мәгълүмат бүлегенең әйдәп баручы библиограыв Ф.Ф.Җәләлетдинова, шәһәр Үзәк китапханәсенең  уку залы секторы мөдире Г.В.Каткова бәяләде, аларга ике яшь төркемендә иң яхшы эшләрне ачыкларга туры килде.

Бәйге эшләрен бәяләүнең йомгаклау таблицасы

Бәйгедә җиңүчеләрнең эшләре

12–16 яшь төркемендә:

I урын – «Женитьба» (Н.В. Гоголь), Түбән Кама шәһәренең 3 нче урта мәктәбе

https://youtu.be/EkIDhNU8Pew.

II урын – «Девочка из города» (Л. Воронкова), Чаллы шәһәренең 30 нчы урта мәктәбе

III урын – «Барышня крестьянка» (А. С. Пушкин), Чаллы шәһәренең 30 нчы урта мәктәбе

17–19 яшь төркемендә:

I урын – «Беренче мәхәббәт» (Хәй Вахит), Әлмәт политехника техникумы

II урын – «Цыганы» (А. С. Пушкин), Әлмәт политехника техникумы

III урын – «Тапшырылмаган хатлар» Г. Кутуй, Әлмәт профессиональ көллияте.

Чаллының «Өмет» интернат-мәктәбенең «Кыңгырау» Курчак театрыннан «Снегурочка» спектакле «Чиксез иҗат» исемле аерым номинациядә бәяләнде .

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: