«Яраткан китап образы» Төбәк арт-бәйгесе нәтиҗәләре
Шәһәрнең Үзәк китапханәсендә китапның иң яхшы фотосы һәм синквейнына бәйгегә йомгак ясалды. Бәйгедә катнашучыларга фото сәнгате теле белән яисә кыска бишьюллык ярдәмендә яраткан китап образын тудырырга һәм әйләнә-тирәдәгеләргә дә аны укырга киңәш итәргә тәкъдим ителде. Анда барлыгы 35 кеше катнашты. «Фотография» номинациясенә – яраткан китапның натюрморт, коллаж, фотомонтаж һ.б. рәвешендә иҗади бизәлгән фотолары, «Синквейн» номинациясенә билгеле бер кагыйдәләр буенча төзелгән китап турында бишьюллыклар кабул ителде. 27 майда арт-бәйге дипломнарын тапшыру тантанасы узды. Конкурс комиссиясе әгъзалары: рәис Одинцова Елена Иннокентьевна (РФ һәм ТР рәссамнар берлекләре әгъзасы), Блинова Гүзәл Фердинантовна (Үзәк китапханәнең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире), Тимошенко Юлия Николаевна (ТР рәссамнар берлеге әгъзасы). I урын – Закиров Динар, 7-10 яшь; I урын – Романов Илья, өлкәннәр; II урын – Хөснетдинова Анна, өлкәннәр; III урын –Борисенко Варвара, өлкәннәр; I урын – Матросова Дарьяна, 11-14 яшь; I урын – Новичков Константин, 7-10 яшь; Башка номинацияләрдә җиңүчеләр: Җиңүчеләрне тәбрик итәбез! |