«Сугыш мәхшәре күптән узса да…» онлайн квесты нәтиҗәләре (12+)

22 июньнән 24 июньгә кадәр балалар һәм яшүсмерләр бүлегенең социаль челтәрдәге битендә (https://vk.com/unior_library) Хәтер һәм кайгы көненә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңү парадының 75 еллыгына багышланган «Сугыш мәхшәре күптән узса да…» онлайн квесты узды.

Квестта катнашу өчен төркемнең фикер алышу бүлегендә гариза калдырырга һәм «Герой балалар», «Чаллылыларның фронт юллары», «Бөек сугышлар», «Җиңү маршаллары», «Бөек батырлыкка һәйкәлләр» дип аталучы 5 этаптан торган сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Һәр этапта бирем белән бергә, җавапны эзләп табуда ярдәмче буларак, мәгълүмати видеоматериал да урнаштырылды.

Этапларны үткәннән соң, катнашучылар финал тестын узар өчен кирәкле ачкычлар алды. Квестта Татарстан Республикасы, Свердловск өлкәсе, Ставрополь төбәге, Псков һәм Рязань өлкәләрендә яшәүчеләр катнашты.

Катнашучыларның барысына да рәхмәт!

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: