«Яшь каләмче» әдәби бәйгесе нәтиҗәләре (6+)

Өченче ел рәттән шәһәр Үзәк китапханәсендә, «Милли бәйрәмнәр» милли бәйрәмнәр буенча фольклор утырмалар» шәһәр проекты кысаларында, «Тылсымлы каләм = Волшебное перо» төбәк әдәби фестивале уза.
Фестиваль кысаларында «Яшь каләмче» әдәби бәйгесе үткәрелде. Анда 7 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге авторлар катнашты. Алар бәйгегә татар һәм рус телләрендә төрле әдәби-шигъри жанрларда язылган нәфис әсәрләр (шигырьләр, поэмалар, балладалар, хикәяләр, очерклар, этюдлар, эсселар) тәкъдим итте. 

Быел Фестиваль онлайн форматта Instagram социаль челтәрендә туры эфирда үтте. Монда «Яшь каләмче» әдәби бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Шәһәребезнең танылган язучылары үзләренең иҗади осталык тәҗрибәсе белән уртаклашты, яшь авторларның эшләрен карады һәм аларга үз киңәшләрен бирде. 
Фестивальнең географиясе киң һәм республикабызның төрле почмакларыннан катнашучылар саны елдан-ел арта. Онлайн формат ярдәмендә күп кенә катнашучылар туры эфирга кушыла алды һәм үз кичерешләре белән уртаклаша алды. Барлыгы 174 кеше катнашты. Чара күп тамашачыларда кызыксыну уятты һәм киләчәктә Фестиваль тагын да күбрәк иҗат кешеләрен үзенә җәлеп итәр дип ышанабыз. 

Әдәби бәйгене уздыруның Нигезләмәсе

Бәйге нәтиҗәләре

«Тылсымлы каләм = Волшебное перо» фестивале туры эфирының язмасы



 

 

 

 

 

Поделиться: