27 май көнне 15 нче санлы китапханә «Үз Республикаңны ярат» Туган якны өйрәнү видеобәйгесенә йомгак ясады. Бәйге ТАССР оешуның 100 еллыгына һәм Китапханәләр көненә багышланган иде һәм 2019 елның 1 апреленнән 27 маена кадәр үтте. Эшләр түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде: эчтәлеклелек, грамоталылык һәм стиль, иҗади яктан үзенчәлеклелек. Жюри карары буенча дипломнар түбәндәге катнашучыларга тапшырылды:
«Чаллының үткәне – хәзергесе янында» номинациясендә:
1 нче урын – Зәйниев А.Х.
2 нче урын – Фәйзуллин Я. И.
«Казан турында ни сөйләрсең?» номинациясендә:
3 нче урын – Кадырова Д. И.
«Татарстандагы яраткан урыннар» номинациясендә:
2 нче урын – Вихарев М.Д.
Барлык катнашучыларны котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез! Катнашуыгыз өчен рәхмәт.
If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.
|