«Корней Чуковскийның гаҗәеп дөньясында» Рәсем һәм кул эшләре бәйгесе нәтиҗәләре (0+)

IMG_20190412_112619
IMG_20190411_160710
IMG_20190410_105831
IMG_20190408_141812
IMG_20190405_161529
IMG_20190405_135902
IMG_20190404_151407

1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә «Корней Чуковскийның гаҗәеп дөньясында» исемле шәһәркүләм рәсем һәм кул эшләре гаилә бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Бәйгедә шәһәребезнең 25 мәктәбе һәм 43 балалар бакчасыннан 3-12 яшь аралыгындагы 260 бала катнашты. Шулай ук Тукай районы, Алабуга шәһәре укучылары да үз эшләрен тәкъдим итте. Жюри составында РФ һәм ТР рәссамнар берлеге әгъзасы, педагогика эшләре кандидаты, Чаллы дәүләт педагогия университетының сәнгать һәм инновацион дизайн кафедрасы доценты Большакова Светлана Владимировна, 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге мөдире Исрафилова Наилә Нәкыйп кызы, 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге секторы мөдире Рәхмәтуллина Р.Н. булды.

Эшләр бик күп тәкъдим ителү сәбәпле, өстәмә номинацияләр кертелде.

Бәйгедә катнашу өчен балаларны әзерләгән һәм оештырган тәрбиячеләргә, укытучыларга һәм әти-әниләргә рәхмәт белдерәбез! Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур иҗади уңышлар теләп калабыз!

Бәйгедә җиңүчеләр исемлеге 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: