«Язгы шигърият нурлары» шәһәркүләм шигырь укучылар видео бәйгесе нәтиҗәләре (0+)

4-6 апрельдә Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында «Язгы шигърият нурлары» шәһәркүләм шигырь укучылар видео бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. Бәйге 16 февральдән 1 апрельгә кадәр 3-8 яшьлек балалар өчен үтте. Бәйгегә теләсә кайсы шагыйрьнең балалар өчен шигырьләрен укуның видеолары кабул ителде. 
Жюри игътибарына 51 эш тәкъдим ителгән иде. Бәйгедә катнашучыларга, аларның ата-аналары һәм укытучыларына зур рәхмәт белдерәбез. Барысы да бәйгегә тырышып әзерләнде. Сезгә яңа җиңүләр һәм иҗади уңышлар телибез! Барлык катнашучылар дипломнар алачак.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552) 38-30-26, Үзәк балалар китапханәсе.

Бәйге нәтиҗәләре

 

Поделиться: