«Әтиемә охшыйсым килә!» шигырь укучылар бәйгесе нәтиҗәләре (0+)
19
Февраль 2020
Чәршәмбе
«ҮКС» МБУнең 15 нче санлы китапханәсендә 19 февраль көнне Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Әтиемә охшыйсым килә!» шигырь укучылар бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Бәйгедә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Эшләр түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде: темага туры килү, башкару осталыгы, текстны яхшы белү, сөйләмнең сәнгатьлелеге һәм башкару үзенчәлеге, өстәмә эффектлар куллану. Бәйге өч номинациядә узды: – «Россия шагыйрьләренең шигырьләрен иң яхшы уку»; – «Татар шагыйрьләренең шигырьләрен иң яхшы уку»; – «Иң сәләтле башкаручы» Белешмәләр өчен телефон: 52-69-06. Китапханә балаларны бәйгегә әзерләгән әти-әниләргә, тәрбиячеләргә һәм укытучыларга рәхмәт белдерә. Барлык катнашучыларга киләчәктә иҗади уңышлар телибез! |