«Чаллы – уртак йортыбыз»: этнографик онлайн-диктант нәтиҗәләре (12+)

2023 елның 17 февраленнән 26 февраленә кадәр «ҮКС» МБУ сайтында (библиотека-челны.рф) «Чаллы – уртак йортыбыз» дигән этнографик онлайн-диктант узды. Диктант Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланды һәм онлайн-тест форматында үткәрелде. 

Бәйгедә 180нән артык кеше катнашты. Алар 15 сораудан торган тест үтте. Диктантның һәр соравына берсе генә дөрес булган 3 вариант җавап тәкъдим ителде. Тестны узганнан соң, нәтиҗә һәм дөрес җаваплар өчен җыелган баллар саны күренде. Шулай ук һәр сорау өчен җавапның аңлатмасын укырга, өйрәнергә мөмкин булган сылтамалар бирелде. Катнашучылар үз белемнәрен сынап кына карамады, электрон адресларына Сертификатлар да алды. 

Нәтиҗә ясап, күп кешеләрнең сорауларга дөрес җавап бирүен күрергә мөмкин. Ә бу исә туган калабыз – Чаллының тарихын күпләребез яхшы белә икән дигән сүз! Барыгызга да катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез!

Кайбер сорауларга дөрес җаваплар: 

 

Барлык катнашучыларга рәхмәт! 

Поделиться: