«Петр I һәрчак беренче» тарихи-әдәби сәяхәт (12+)
16 март көнне 6 нчы санлы китапханәдә «Петр I һәрчак беренче» дигән тарихи-әдәби сәяхәт узды. Петр Беренченең исеме һәркемгә балачактан таныш. Аның драматизм, әхлакый һәм физик көчләр киеренкелеге белән сугарылган тормышы һәм эшчәнлеге игътибарны җәлеп итә. Ул идарә иткән дәвердә артта калган ил сәнәгать зур үсеш кичерә. Россия Балтика ярларында тамыр җәйде, Европага кыска сәүдә юлы булдырды. Беренче басма газета, беренче хәрби һәм һөнәри мәктәпләр, беренче нәшриятлар, ил күләмендә беренче музей, беренче җәмәгать китапханәсе, беренче театр, беренче парклар барлыкка килде. Ниһаять, Фәннәр Академиясен оештыру турында беренче указ. Россиядә аңа кадәр булмаган хәрби-диңгез флотын, шулай ук яхшы өйрәтелгән һәм коралландырылган даими армияне хаклы рәвештә Петрның казанышы дип саныйлар. |