«Футлярдагы кеше» тарихи-әдәби уен (16+)

25 февраль көнне шәһәр Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студентлары өчен «Футлярдагы кеше» дип исемләнгән тарихи-әдәби уен үткәрде.

IMG-20200225-WA0022
IMG-20200225-WA0015
IMG-20200225-WA0018
IMG-20200225-WA0017
IMG-20200225-WA0014
IMG-20200225-WA0016

Балалар Антон Павлович Чеховның тормыш юлы һәм иҗаты турында сорауларга җавап бирде. Уен өч раундтан торды: «Логика кайда?» уенында укучылар бирелгән рәсемнәр буенча язучының әсәре исемен белергә тиеш булды; «Тормыштан» раундында балалар Чеховның биографиясе буенча булган белемнәрен күрсәтте һәм Антон Павловичның Сахалин утравында халык санын алуы кебек күпләр белмәгән кызыклы мәгълүматлар алды; «Дөресме, әллә ялганмы» уенында студентларга дөрес фактлардан уйлап чыгарылган, дөреслеккә туры килмәгәннәрен аерып алырга туры килде. Чара нәтиҗәләре буенча җиңүче командалар билгеләнде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: