Габдулла Тукайның шигырьләре туры эфирда яңгырады (0+)

26 апрель көнне Яр Чаллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Instagram социаль челтәрендәге китапханә укучылары белән туры эфирга чыкты. Туры эфир шагыйрь Габдулла Тукайның туган көненә багышланган иде.

IMG_7729
IMG_7749
IMG_7728
IMG_7742
IMG_7734
IMG_7733
IMG_7740
IMG_7750

Онлайн-әңгәмә барышында Интернеттан файдаланучылар Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм Чаллы Язучылар оешмасы рәисе Факил Сафин белән аралаштылар һәм аларга үз сорауларын бирделәр. 

Турыдан-туры эфирда #ЧелныТукайныукый әдәби флешмобына йомгак ясалды. Әдәби флешмоб 13 апрельдән 26 апрельгә кадәр ВКонтакт һәм Instagram социаль челтәрендә узды.

Флешмобка Россиянең төрле почмакларыннан: Мәскәү, Түбән Новгород, Марий-Эл, Чуваш Республикасы, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы, Казан, Алабуга, Түбән Кама, Зәй, Минзәлә, Актаныш, Тукай, Сарман, Мөслим, Яшел Үзән, Әгерҗе, Ютазы, Балык Бистәсе, Арча, Чистай, Баулы, Кукмара районнарыннан 2000нән артык кеше кушылды. Флешмобта катнашучылар Габдулла Тукай әсәрләрен рус, татар, инглиз телләрендә укыдылар, шулай ук шагыйрь сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Әлеге флешмобның үзенчәлеге шунда: катнашучыларның төрле милләттән, төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре булуы.

Флешмобка Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары Рафил Сәгъдуллин, Чулпан Садыйкова, Миләүшә Имамова, Энҗе Шиһапова, Алсу Хәбетдинова, Чаллы циркы артисты Светлана Әхмәтҗанова, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева, җырчы-Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Равил Галиев, Татарстан Республикасының атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина, җырчылар Наилә Әнәс, Илгизәр Мортазин, автор-башкаручы Зөлфия Җиһан, татар эстрадасы артистлары Алинә һәм Динә Гарифуллиналар, язучылар Факил Сафин, Зимфира Исламова, Зифа Кадыйрова, Рушания Гыйләҗева, Рәзиф Дәүләт, Кадрия Наил, Әлфия Габдрәшитова һ.б.. Шулай ук Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе укытучысы Айгөл Габдрахманова, Яр Чаллы картиналар галереясе, тарихи-туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре, укытучылар, тәрбиячеләр, китапханәчеләр һәм башкалар кушылдылар.

Турыдан-туры эфирда, Флешмобның иң өлкән укучысы Сарман муниципаль районыннан Мәйсәрә Шакир кызы Шакированы 101 яшьлек юбилее белән котлап үтелде. Ул Г.Тукайның «Туган тел» шигырен укыды. Флешмобта иң яшь катнашучыларның берсенә – Актаныштан 2 яшьлек Ибраһимова Нигинага, «Күбәләк» шигырен яттан сөйләгәне өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.

Интернет киңлекләре Россиянең төрле почмакларында яшәгән халыкка флешмобта катнашу мөмкинлеге бирде. Мәскәү шәһәреннән – Динара Садекова, Габдулла Тукайның «Ана догасы» шигырен укыды, Йошкар-Оладан – Валентина Лисина, элек Яр Чаллыда 15 нче санлы балалар бакчасында эшләвен, һәм күңеле белән мәңгегә Чаллы кызы булып калуы хакында язды. Аның тарафыннан Габдулла Тукайның «Театр» шигыре яңгырады.

Шулай ук трансляция вакытында укучылар өчен мәдәни программа оештырылды: катнашучылар Габдулла Тукай шигырьләрен укыдылар, ә соңыннан барысы бергә «Туган тел» җырын башкардылар.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: