«Кануннар иленә сәяхәт» Интеллектуаль-хокукый уен (12+)
21
Ноябрь 2019
Пәнҗешәмбе
21 ноябрь көнне 16 нчы санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Кануннар иленә сәяхәт» исемле интеллектуаль-хокукый уен уздырды. Чара барышында балалар виртуаль илгә сәяхәт кылды. Алар «Мульти-пульти», «Канун һәм тәртип», «Вәзгыять» станцияләрендә тукталыш ясады, шулай ук уен формасында илнең яшь гражданнары хокуклары һәм вазифалары белән танышты, «Сез хокук турында ни беләсез?» дигән социаль видеоязма карады. «Кеше хокуклары бала күзлегеннән» исемле китап күргәзмәсе чарада аерым бер урын алып торды. |