«Кануннар иленә сәяхәт» Интеллектуаль-хокукый уен (12+)

21 ноябрь көнне 16 нчы санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Кануннар иленә сәяхәт» исемле интеллектуаль-хокукый уен уздырды.

20191121_130240
20191121_123624
20191121_131754

Чара барышында балалар виртуаль илгә сәяхәт кылды. Алар «Мульти-пульти», «Канун һәм тәртип», «Вәзгыять» станцияләрендә тукталыш ясады, шулай ук уен формасында илнең яшь гражданнары хокуклары һәм вазифалары белән танышты, «Сез хокук турында ни беләсез?» дигән социаль видеоязма карады. «Кеше хокуклары бала күзлегеннән» исемле китап күргәзмәсе чарада аерым бер урын алып торды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: