«Хокукка таба бер адым» Интеллектуаль-хокукый квест (12+)

30 гыйнварда 16 нчы санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Хокукка таба бер адым» дигән интеллектуаль-хокукый квест үткәрде.

Чара барышында балалар кеше хокукының ничек тууы турында риваять белән танышты.

«Кеше хокуклары» дип аталган 1 нче тур укучыларга әдәби геройлар мисалында кеше хокуклары бозылу очраклары турында аңлатма бирде.

Икенче «Җаваплылык» турында укучылар канунчылык кагыйдәләре бозылу белән бәйле хәлләрне тикшерде, «Хокуклар һәм вазифалар» уенында катнашты. «Биремнәр шәһәре» һәм «Баш бутагычлар» турларында төрле хокук бозу очракларын анализлады. 

Чара азагында балалар кызыксынып «Синең хокукларың дөньясы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән танышты.

 

Поделиться: