«Татарстан – Республикам минем, гореф-гадәтләрне саклаучы» Интеллектуаль-танып белү уены (12+)

sdr
sdr
dav

25 апрельдә 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Татарстан – Республикам минем, гореф-гадәтләрне саклаучы» исемле интеллектуаль-танып белү уены уздырды. Укучылар Татарстанда күпме милләт яшәве, районнар буенча аларның процентларда исәпләнеше, шәһәребездәге «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортының әһәмиятле урын алып торуы һәм анда күпме җәмәгать оешмасының вәкиллеге барлыгы турында белде. Өч командага бүленеп, балалар «Безнең бәйрәмне бел» викторинасында, «Кемнең башкаласы? Кемнең байрагы?» һәм «Халыкларыбызның сәламләве» уеннарында бик теләп катнашты. Укучыларга ярдәмгә элеккеге союз республикалары халыкларының геральдика атрибутлары – байраклар һәм герблар әзерләнгән иде. Балалар алар арасыннан дөрес вариантны эзләде. Әлеге чарадан күренгәнчә, укучылар Идел буе халыкларының бәйрәмнәре, Татарстанда яшәүче халыкларның республика башкалалары һәм дәүләтләре, аларның истәлекле урыннары һәм байраклары белән яхшы таныш. Бу күпмилләтле республикабызның кунакчыллыгын һәм дус-тату яшәвен, аның гражданнарының, теле һәм милләте нинди булуга карамастан, башка халыкларның гореф-гадәтләрен белүе һәм ихтирам итүен тагын бер кат дәлилли.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: