Интеллектуаль-космик сәяхәт (6+)
12
Апрель 2019
Җомга
12 апрельдә 16 нчы санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Марс бездәй кыюларны көтә – кузгалдык!» исемле интеллектуаль-космик сәяхәт уздырды. Чара барышында балалар бик теләп космос турында табышмаклар чиште. «Космонавтика тарихыннан» дип аталган викторина аша укучылар кешенең космоска тәүге тапкыр очышы, космонавтларның ни белән туклануы, безнең Кояш системасына нинди планеталар кергәнлеге хакында белде. Космик физкультминут балаларны аеруча шатландырды. Чара азагында укучылар «Профессор Почемушкин: от Луны до Марса» мультфильм карады һәм космос турында китапларны карады. |