«Акыллы малайлар һәм кызлар» интеллектуаль уены (6+)

8 нче санлы балалар китапханәсендә «Дуслык» мәктәп яны лагере балалары өчен «Акыллы малайлар һәм кызлар» интеллектуаль уены үтте. Чара Фән һәм технологияләр елы кысаларында узды.  

IMG_20210323_102001
IMG_20210323_094747
IMG_20210323_105603
IMG_20210323_101214
IMG_20210323_104428

Китапханәгә килү өчен яхшы сәбәп – бу интеллектны команда белән уеннарда күнектерү. Интеллектуаль ярыш берничә турдан торды. Уен сораулары төрле өлкәләргә: рус теле, математика, әйләнә-тирә дөнья һәм әдәбиятка кагылды. Биремнәр җитди дә, шаян да, катлаулы да һәм бик үк авыр да түгел иде. Кемнәрдер, күбрәк балл җыяр өчен, катлаулырак сорауларга җавап бирергә тырышты. Икенчеләре исә, гадирәк сорауларны сайлап алып, ышанычлы адымнар белән үз максатларына таба бардылар, шуның өстенә көндәшләре җавап бирә алмаган сорауларга җавап табып, өстәмә баллар җыя алды. 
Уен бик мавыктыргыч булды, шаян һәм позитив рухта узды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: