«Яшүсмер хокук дөньясында» Интеллектуаль уен (12+)

24 апрель көнне 23 нче санлы китапханәдә хокукый грамоталылык тәрбияләү максатыннан өлкән сыйныф укучылары өчен «Яшүсмер хокук дөньясында» исемле интеллектуаль уен узды.

23ф. Интеллектуальная игра Тинейджер в мире права………………
23ф. Интеллектуальная игра Тинейджер в мире права
23ф. Интеллектуальная игра Тинейджер в мире права…………….
23ф. Интеллектуальная игра Тинейджер в мире права….
23ф. Интеллектуальная игра Тинейджер в мире права…………..
23ф. Интеллектуальная игра Тинейджер в мире права……..
23ф. Интеллектуальная игра Тинейджер в мире права (2)
23ф. Интеллектуальная игра Тинейджер в мире права……….
23ф. Интеллектуальная игра Тинейджер в мире права……

Уен башында балалар «Конституция», «хокук», «хокуклар» төшенчәләре белән танышты;  «Кеше хокуклары турындагы гомуми декларация» һәм «Балалар хокуклары турындагы конвенция»нең кайчан һәм кем тарафыннан кабул ителүе турында белде.  Уен дүрт турдан торды. Анда «Белгечләр» һәм «Эрудитлар» исемле командалар катнашты. Укучылар «Канунны белү» бәйгесендә сорауларга җавап биреп, «бала хокуклары»н атады; «Әкият геройлары өчен юридик консультация» бәйгесендә ярышты; «Фемида» бәйгесендә катнашучылар карточкалардагы рәсемнәр буенча гадел хөкем алиһәсенең әйберләрен табып атады; «Хокук турындагы җырлар белгече»ндә җырны тыңлап, уенчылар анда нинди хокуклар турында сүз баруы турында әйтте. «Җәза бирү чаралары» бәйгесе барышында җинаятьчелек һәм административ канунчылык күзлегеннән карап хәлне анализлаганда катнашучылар әлеге хокук бозуның ничек квалификацияләнүе һәм нинди җәза чаралары үтәчәкләре турындагы сорауларга җавап бирделәр.

Шулай ук «Пантомима» уены үткәрелде. Анда командалар сүзсез генә карточкада язылган хокукны сурәтләргә, ә икенче команда аны белергә тиеш иде.

Уен презентация белән үрелеп барды. Китап күргәзмәсе урнаштырылган иде. Жюри «Иң иҗади якын килү», «Иң интеллектуал», «Иң күңелле», «Иң актив», «Тапкырлык өчен», «Хокук белгече» номинацияләре буенча җиңүчеләрне билгеләде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: