«Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан хатын-кызлары» мәгълүмат сәгате (18+)

5 март көнне 5 нче санлы китапханә «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре өчен «Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан хатын-кызлары» дигән мәгълүмат сәгате уздырды.

IMG_5243
IMG_5249

Әлеге чара узган гасырның дәһшәтле кырыгынчы елларында туфлиләрен – солдат итегенә, күлмәкләрен шинельгә алыштырган хатын-кызларга багышланды. Алар табиб, разведчик, элемтәче, очучы, танкчы, снайперлар була. Хатын-кызлар ирләр белән бер сафта Ватан өчен көрәшә. Бөек Ватан сугышында Җиңүгә заводларда, авыл кырларында, госпитальләрдә көн-төн хезмәт куйган хатын-кызлар да зур өлеш кертә.

Үзәк хезмәткәрләре легендар очучы, Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртланованың батырлыгы турында белде. Барлык төр гаскәрләрдә, фронтларда көрәшкән – үзләренең рухи көче һәм батырлыгы белән дошманда курку гына түгел, хәтта хөрмәт хисе уятучы легендаларга әйләнгән Татарстан хатын-кызлары турында сөйләгәнне тыңладылар. «Хатын-кызлар хезмәте», «Көчле хатын-кызлар», «Иң куркыныч сугышта безнең хатын-кызлар» дигән видеоязмаларны зур кызыксыну белән карадылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: