«Виртуаль дөньялар: кем яклы, кем каршы» Мәгълүмат сәгате (6+)

Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында, 13 февраль көнне 13 нче санлы китапханә яшь китап сөючеләр өчен «Виртуаль дөньялар: кем яклы, кем каршы» дигән мәгълүмат сәгате уздырды. Китапханәче Интернет, аның мөмкинлекләре һәм челтәрдә нинди куркынычлар очравы турында сөйләде. Балалар сүзләрнең мәгънәсенә төшенде, «виртуаль һәм чынбарлык дөнья» турында белемнәрен киңәйтте.

13ф.Безопасный рунет3
13ф. Безопасный рунет 1
13ф. Безопасный рунет2

Чарада Интернетта очратырга мөмкин җинаятьчеләр, зыян салучы программалар, интернет-хулиганлык кебек куркынычлар каралды. Укучылар Куркынычсыз Рунет атналыгы, балалар өчен иң яхшы сайтлар: Алтай төбәк балалар китапханәсе, «Вебландия», «Википедия» порталлары, интернетның үсеш юлындагы мөһим вакыйгалар һәм «глобаль челтәр»нең кызыклы фактлары турында кызыклы мәгълүматлар алды.

Катнашучылар Интернет челтәрен куркынычсыз куллану турында сораулар яудырды, Интернетта үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре, челтәрдә янаучы яңа куркынычлар турында фикерләре белән уртаклашты. Әңгәмә азагында балалар интернет-бәйлелек мәсьәләсенә кагылышлы социаль видеороликны карады. Яшь китап сөючеләр «Интернешка» һәм аның көчек дусты «Митясик» белән танышты. Балалар көчеккә Интернет челтәрен аңларга булышты, куркынычсыз серфинг һәм Челтәрдә аралашуның үзенчәлекләре турында төшендерде. Чара «Оnline куркнычлар» электрон презентациясе белән үрелеп барды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: