«Тынычлык һәм игелек юлы белән» мәгълүмат сәгате (12+)

28 сентябрь көнне 5 нче санлы китапханә мәктәп укучылары өчен «Тынычлык һәм игелек юлы белән» дигән мәгълүмат сәгате уздырды.

Китапханәче ел саен 21 сентябрьдә билгеләп үтелүче Халыкара тынычлык көне турында сөйләде. Тынычлыкка юл без уйлаганга караганда күпкә катлаулы. Бу юлда бик күп киртәләр очрый. Һәм сугыш, сугышка илтүче экстремистлыкны булдырмый калу өчен толерантлыкка өйрәнергә кирәк. Китапханәче толерантлыкның нигезендә гафу итә белү, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, башка мәдәни кыйммәтләргә карата ихтирам, чит йолаларның күптөрлелеген кабул итәргә һәм аңларга омтылу ятуы турында сөйләде. 

«Бәхет турында әкият»не тыңлап, балалар толерантлык булуның мәгънәсен аңлатырга тырышты. «Төрле хәлләр» уенында исә каршылыклы хәлләрне чиштеләр һәм алардан чыгу юлларын эзләделәр. 

Чара азагында укучылар Дуслык чәчәген җыйды, анда толерантлы кешегә хас төп сыйфатларны күрсәттеләр, һәрберсе «толерантлык» төшенчәсенең бер өлешен язып куйды.

 

Поделиться: