«Кеше куркыныч дөньясында» мәгълүмат сәгате (12+)

29 сентябрь көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Кеше куркыныч дөньясында» дигән мәгълүмат сәгате уздырды.

Дәрес террорчылык һәм экстремистлык проблемалары буенча фикер алышудан башланды. Укучылар җәмәгать транспортында, гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерде. Кайбер эрерәк террорчылык актларына тукталып, өлкән сыйныфлылар аларның килеп чыгу сәбәпләре һәм кисәтү чараларын ачыкларга тырышты. Бу эштә аларга «21 нче гасырның 10 иң куркыныч теракты» дигән документаль фильм ярдәм итте. Чараны кешеләрнең секталарга тартылу мәсъәләләре буенча фикерләшү дәвам итте: ни өчен кешеләр үз теләкләре белән ирекләреннән һәм үз хокукларыннан баш тарта, чит кешеләргә үз тормышын тапшыра, аларның ихтыярсыз уенчыгына әверелә?  

Мәгълүмат сәгате «Үзеңне һәм башкаларны террорчылыктан сакла» дигән уен-викторина белән тәмамланды. 

Поделиться: