ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган мәгълүмати-танып белү сәгате (12+)
11 октябрьдә, 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен, ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган «Казан кремленең җире һәм күге» исемле мәгълүмати-танып белү сәгате уздырды. Мультимедиалы презентация ярдәмендә яшүсмерләр Казан кремле буенча виртуаль экскурсия үтте. Сәяхәт Иван Грозный гаскәрләренең Казанны басып алу тарихы һәм Казан кирмәнен төзүче архитекторлар Постник Яковлев һәм Иван Ширяй һәйкәле турында сөйләүче «Россия могҗизалары – Казан кремле» документаль фильмыннан өзекләр карау белән башланды. Алга таба укучылар Кремльнең саклану корылмалары комплексы – аның сигез күзәтү-саклану манарасы белән танышты, аларның барлыкка килү тарихы һәм аермалары турында белде. Виртуаль сәяхәт Президент сарае комплексларында, Благовещение чиркәвендә, Кабул итүләр залында, Спас-Преображение монастыренда, Юнкерлар училищесында һәм Туп сараенда дәвам итте. Өлкән сыйныфлылар әлеге объектларның тарихы һәм хәзерге вакытта аларда нәрсәләр урнашуы турында ишетте. «Кол Шәриф мәчете барлыкка килү тарихы» фильмыннан өзек әлеге архитектур корылманың бөеклеге һәм үзенчәлеген күрсәтте, кем хөрмәтенә һәм ни өчен шулай аталуы хакында мәгълүмат бирде. Чара шул теманы яктырткан китапларга күзәтү ясау белән тәмамланды. |