«Кеше. Корал. Легенда – М.Т.Калашников» Досье-мәгълүмат (12+)

18 ноябрьдә 16 нчы санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Зур ил кешеләре» циклыннан «Кеше. Корал. Легенда – М.Т.Калашников» исемле досье-мәгълүмат үткәрде. Ул Михаил Тимофеевич Калашниковның тууына 100 ел булуга багышланды.

Укучылар атказанган геройның тормыш юлы турында сөйләгәнне зур кызыксыну белән тыңлады, «Калашников һәм аның казанышы» презентациясен карады, АК-47 һәм АК-47М автоматын фотода җентекләп күзәтте, аның барлык техник сыйфатлары һәм үзенчәлекле яклары турында укыды, шулай ук останың башка төрле корал эшләнмәләрен дә күрде. Үзлегеннән өйрәнгән рус кешесе тарафыннан эшләнгән АК-47 коралының уңышка ирешү сере нәрсәдә соң? Монда барлык детальләр, системалар һәм ныгытмалар ышанычлы, эшләү механизмнары гади һәм шул рәвешле әлеге коралны күпләп ясау да бик аз чыгымнар таләп итә икән. Укучылар тын да алмыйча, «Иң, иң – Калашников автоматы» видеофильмын карады. Балалар Ижаудагы «Калашников» корал концернында автомат уза торган җитештерү, җыю һәм сынау үтү процессларын күзәтә алды.

Чара азагында укучылар Калашниковның Россия Герое һәм ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое исемнәренә лаек булган бердәнбер кеше икәнлеген белеп гаҗәпләнде һәм илебезнең геройларын онытмаска, алар белән горурланырга кирәк, дигән нәтиҗә ясады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: