«Җәлил укулары» Халыкара әдәби бәйгесе 0+)

Бесплатно

«Җәлил укулары» Халыкара әдәби бәйгесе М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән кызыксынучы шигърият сөючеләр арасында уздырыла. 
Бәйге сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбиятка кызыксыну уяту, шигъри сүзнең асылын һәм аһәңен тоярга өйрәнү максатыннан ел саен үткәрелә. 

Бәйге номинацияләре:
– М.Җәлил татар телендә;
– М.Җәлил рус телендә;
– М.Җәлил дөнья халыклары телендә;
– Фронтовиклар татар телендә;
– Фронтовиклар рус телендә;
– Фронтовик язучылар әсәрләрен күмәк башкару;
– Яшь җәлилчеләр.

Бәйге турында тулырак НИГЕЗЛӘМӘДӘ таныша аласыз.

Поделиться: