«Эльза һәм Олаф маҗаралар эзли!» Уен программасы (6+)
30
Декабрь 2019
Дүшәмбе
Кышкы каникул көннәрендә 64 нче прогимназия һәм 76 нчы гимназия укучылары өчен шәһәр Үзәк китапханәсендә «Эльза һәм Олаф маҗаралар эзли!» дигән уен программасы үткәрелде. Китаплар, мультфильмнар дөньясына чумганда, без төрле геройлар белән танышабыз, яңа һәм күптән булган тарихларны ишетәбез, аларны үзебез кичергәндәй булабыз. Чарага килгән кунакларыбыз да әлеге әкият дөньясына кереп китте. Балалар «Кар бабайлар ясыйбыз», «Бию флеш-мобы», «Кишерне башкаларга тапшыр» бәйгеләрендә катнашты, викторина сорауларына җавап биреп, мультфильмны искә төшерде. Катнашучылар бик күп уңай тәэсирләр алды. Без барыбыз да үз әкиятләребез геройлары була алабыз, ә моның өчен бары тик теләк һәм фантазия кирәк. |