«Хикмәтле әкият сабаклары»: уен лабиринты (6+)

Ел саен китап һәм уку бәйрәме укучыларыбызга бик күп хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф бүләк итә. 

IMG_20210325_103811
IMG_20210325_102251
IMG_20210325_101108

Мәгълүмати-китапханә үзәгендә Балалар китабы атналыгы көннәрендә башлангыч сыйныф укучылары өчен уздырылган чираттагы очрашу матур һәм истә калырлык булды. Балалар «Хикмәтле әкият сабаклары» дигән уен лабиринтында катнашты, аларны мәче Базилио белән берлектә төрле сынаулар көтте. Балалар зур кызыксыну һәм мавыгу белән викторинада катнашты, «Табышмак буенча әкиятне таны», «Кәгазь акчаны тиеннәргә алыштыр», «Сүзне рифма белән әйтеп бетер», «Югалган әйберләр салынган сандык» бәйгеләрендә тапкырлыкларын күрсәтте, әкиятләрнең сюжеты буенча пазллар җыйды. Чара азагында «По щучьему велению» мультфильмын карадылар. Очрашу кызыклы, күңелле һәм мәгълүматка бай булды. Әкияткә сәяхәт тәмам, әмма әкиятләр һәрчак безнең белән «янәшә», бары тик китапханәдә китап алып, аны ачарга һәм укырга кирәк. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: