«Туган җирем – алтын бишегем» уен программасы (6+)

Чаллыга шәһәр статусы бирелүгә 90 ел тулу һәм ТАССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан, 28 августта  1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге ишегалды мәйданчыгында «Туган җирем – алтын бишегем» дип аталган уен программасы үткәрде.

IMG_20200828_122846
IMG_20200828_121903
IMG_20200828_121049

Чараның мәгълүмати өлешендә китапханәче балаларга Чаллы тарихы, Республика көненең килеп чыгуы турында сөйләде, бергәләп дәүләт символлары – герб, әләм һәм гимнны искә төшерделәр. Балалар игътибарына туган ягыбызның табигате, шәһәрләре, күренекле урыннары белән таныштыручы китаплар тәкъдим ителде. «Йөзек», «Ватмыйча илтеп җиткер» уеннарында актив катнаштылар. «Туган ягыңны яхшы беләсеңме» викторинасы да бик җанлы узды. Балалар викторина сорауларына дустанә җавап бирде һәм республикабыз, туган шәһәребез турында белемнәренең ныклы булуын күрсәтте.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: