«Барысы да Яңа ел турында» уен программасы (6+)

6 декабрьдә 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре кышкы темага багышланган кызыклы чара уздырды. Очрашуда катнашучылар, кыш айлары һәм әлеге ел фасылына хас табигать күренешләре турында яңа мәгълүматлар туплап, бик күп уңай тәэсирләр алды. Балаларны рус кышының матурлыгы белән илһамланган классик рус әдәбияты әсәрләре белән таныштыруга аерым игътибар бирелде. Чара китапханәченең дөньяның төрле илләрендә Яңа елны бәйрәм итү гореф-гадәтләре турында сөйләве белән башланып китте. Аннан соң мавыктыргыч викторина үткәрелде, анда балалар кыш һәм Яңа ел белән бәйле танылган әкият һәм мультфильм геройлары турында үз белемнәрен сынап карады.  

12 филиал (2)
12 филиал (3)
12 филиал (4)
12 филиал (5)
12 филиал (6)
12филиал1
Балалар «Кышкы әкиятләр юлларыннан» уенында актив катнашты, табышмаклар чиште һәм «Без кыш турында нәрсә беләбеә?» һәм «Кар бабайдан табышмаклар» кебек кызыклы викториналар, бәйгеләрдә көч сынашты. Чараның күптөрле форматта узуы ярдәмендә, анда катнашучылар үзләренең тапкырлыкларын, иҗади сәләтләрен һәм халык гореф-гадәтләрен белүләрен тикшереп карый алды. 
Очрашуны «Кышта кунакта» дигән матур китап күргәзмәсен бизәү тәмамлады, ул укучылар игътибарына кыш белән бәйле матур әдәбият әсәрләрен тәкъдим итте. Бу экспозиция теләге булган һәркемгә кышкы тылсым белән танышырга һәм рус классикларының күркәм әсәрләре дөньясына кереп чумарга мөмкинлек бирде.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: