«Татар халык уеннары» Уен программасы (6+)
29
Апрель 2019
Дүшәмбе
«Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген; Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген!» – дип язган татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай. 26 апрель көнне шагыйрьнең тууына 133 ел булу уңаеннан «Энергетик» мәдәният йорты мәйданында узган матур бәйрәм чарасында 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре дә катнашты. Алар Тукай әкиятләре һәм шигырьләре буенча «Геройны таны», «Шигырьне дәвам ит» викториналары үткәрде һәм хәрәкәтчән татар халык уеннары оештырды. «Түбәтәй», «Йөзек салыш», «Яулык», «Тимербай» уеннары балаларның күңеленә аеруча хуш килде. |