«Гаиләм укый – мин дә укыйм» уен программасы (0+)

8 июльдә Үзәк балалар модель китапханәсе Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаиләм укый – мин дә укыйм» дигән уен программасына чакыра.
Чара кунаклары әлеге бәйрәмнең килеп чыгышы һәм гореф-гадәтләре турында мәгълүмат алачак. Теләге булганнар өчен күңелле хәрәкәтчән уеннар һәм әкияти гаиләләр турында викториналар оештырылачак. Балалар гаилә турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерәчәк, гаилә гореф-гадәтләре һәм мавыгулар турында сөйләячәк. Һәркем үз таҗында гаиләнең башка әгъзаларына теләкләрен яки уртак эшләр, мавыгулар һәм бәйрәмнәр белән бәйле күңелле истәлеген яза алачак.  
«Гаилә белән китап киштәсе янында» дигән китап күргәзмәсе илебез һәм чит ил әдәбиятының гаилә кыйммәтләрен ныгытучы иң яхшы әсәрләре белән таныштырачак. Туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән бергә безгә кушылыгыз!

Поделиться: