Исем мәгънәгә ия (0+)
«Сәйлән» клубы кысаларында, 17 нче санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Исемең ничек?» уен-дәресе уздырды. Китапханәче балаларны татар халкының исем кушу йоласы белән таныштырды. Яшь китап сөючеләр татарларда исем кушу – зур бәйрәм булуы турында белде. Аның хөрмәтенә кунаклар өчен сый тулы табын әзерләнә. Йолада мулла һәм өлкән яшьтәге ир-атлар, шулай ук баланың туган-тумачасы катнаша. |