«Җырлы-моңлы калейдоскоп» уен-викторинасы (12+)

All-focus
All-focus
All-focus

14 октябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә «Җырлы-моңлы калейдоскоп» уен-викторинасы уздырылды.   
Көн дәвамында китапханә укучыларына «Музыкаль күнегүләр», «Ноталар аукционы», «Уйна, гармун!», «Көйне таны» дип аталган 4 уен станциясе үтәргә тәкъдим ителде. Катнашучылар аларның кайсы да булса берсен яки барысын да үтә алды. Балалар «Уйна, гармун!» станциясендә бик актив катнашты. Анда ярдәмче сүзләр буенча уен коралын танырга һәм жестлар белән әлеге коралда уйнауны тасвирлап күрсәтергә кирәк булды. «Көйне таны» станциясе яшь укучыларны балалар мульфильмнарыннан күңелле көйләр белән каршы алды. 

Күренекле татар җырчылары һәм композиторлар турындагы китаплардан күргәзмә әзерләнгән иде.

Чара электрон презентация белән үрелеп барды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: