«Яраткан журналыбыз – «Салават күпере»: уен-сәяхәт (0+)

11 март көнне 11 нче санлы китапханәдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен татар телендә «Яраткан журналыбыз – «Салават күпере» дигән уен-сәяхәт узды. 

Быел журналга 30 яшь тула. «Салават күпере»нең матур тышлыгы белән генә түгел, ә эчтәлеге белән дә кызыклы икәнен күрсәтер өчен, без журнал битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт үткәрдек, иң күркәм сәхифәләренә тукталдык.  

20200311_092208
20200311_101423

Журнал тиз арада үзенең матур төсле битләре белән балаларны җәлеп итте. Яшь китап сөючеләр һәр сәхифәдәге әкият геройлары – урман малае Шүркә, Елмай исемле кыз, Йомшаккай кушаматлы песи баласы һ.б. лар белән танышты. 

Малайларны «Тылсымлы остаханә» сәхифәсе үзенә тартса, кызларның күңеленә «Тәмле булсын» сәхифәсе хуш килде. «Тапкырлар аланында» сәхифәсендә балалар бик теләп табышмаклар һәм башваткычлар чиште. Сәламәт тормыш рәвешенә багышланган «Тешләрең матур булсын!» сәхифәсе файдалы мәгълүматларга бай булды. «Уйнарга яратабыз» сәхифәсенә җиткәч, барысы да журнал тәкъдим иткән уеннарда катнашырга теләк белдерде. Сәяхәт «Әкиятләр» сәхифәсе белән тәмамланды. Экранда татар телендә әкиятләр күрсәтелде. 

Чара кызыклы, күңелле узды һәм балаларда «Салават күпере» журналына карата кызыксыну уянды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: