«Сәламәтлек илен эзләп» уен-сәяхәте (12+)

2 ноябрь көнне 6 нчы санлы китапханә 77 нче гимназия укучылары өчен «Сәламәтлек илен эзләп» дип исемләнгән уен-сәяхәт уздырды. 
Балаларга кеше сәламәтлегенә тәэсир итүче төп факторлар – туклану, спорт, көн тәртибе, гигиена, чыныгу турында сөйләүче электрон презентация тәкъдим ителде. Тәмәке тарту, алкоголь, наркомания һәм токсикомания кебек сәламәтлеккә зыян китерүче зарарлы гадәтләр нәрсә ул. Яшүсмерләр актив рәвештә әңгәмәгә кушылды, зарарлы гадәтләрнең кеше сәламәтлегенә һәм үз-үзен тотышына начар тәэсир итүе турында тормыштан мисаллар китерделәр, үз тормышыңны исерткеч эчемлекләр эчү һәм башка психотроп матдәләр куллану белән бәйләү кирәкме дигән сорау буенча уйландылар. «Спорт калейдоскобы», «Дөрес туклану әлифбасы», «Зарарлы гадәтләр – җимерелгән хыяллар» станцияләре буйлап уен сәяхәте балаларга алган белемнәрен ныгытырга ярдәм итте.  

Поделиться: