«Туган ягым буйлап хозурланып атлыйм» Уен-сәяхәт (0+)

7 февраль көнне 17 нче санлы балалар китапханәсендә «Туган ягым буйлап хозурланып атлыйм» дигән уен-сәяхәт узды. Балалар Татарстан буенча сәяхәт кылды һәм туган ягыбызның гаҗәеп бай тарихы, символикасы, табигый байлыклары, елга-күлләре белән танышты.

20200207_104242
20200207_104659
20200207_102416
20200207_103745

Чара барышында яшь китап сөючеләр республикабызның Түбән Кама, Яшел Үзән, Бөгелмә, Әлмәт кебек шәһәрләре турында бик күп кызыклы мәгълүмат алды. Китапханәченең күрше Алабуга шәһәренең истәлекле урыннары, архитектур үрнәкләре турында сөйләве балаларның күңеленә аеруча хуш килде. Бу – музей йорт һәм рәссам И.Шишкин, легендар хатын-кыз кавалерист Н.Дурова, шагыйрә Цветаевалар хөрмәтенә куелган һәйкәлләр, шулай ук элемтәче, хат ташучы, самоварга багышланган уникаль сыннар. Балаларга «Татарстан Республикасы атласы» китабы буйлап сәяхәт итү дә бик күңелле булды. Шуннан соң алар «Кем тизрәк», «Иң күзәтүчән сәяхәтче» уеннарында һәм «Кайда нәрсә җитештерелә» викторинасында актив катнашты. Чара азагында балалар Татарстан турында мультфильм карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: